Сорауларга җавап тап!
Ял иткәндә башыгызны да эшләтеп алыгыз.
1. Һәр хәрефе бер иҗек,
Исеме була ничек?
(Аю - «а» һәм «ю»)
2. Бер иҗеген ал умартадан,
Икенчесен эзлә партадан;
Бергә кушкач, кем була дисәң? –
Уйлап кара: мин ярам, кисәм.
(Балта - «бал» һәм «та»)
3.Үзе биш хәрефтән тора торган сүз. Баштагы өч хәрефен генә укысаң – татлы әйбер исеме килеп чыга, соңгы ике хәрефе – Татарстандагы елга исеме. Барысы бергә – суда яшәүче, бик тиз йөзүче. (Балык - «бал» һәм «Ык»)
4.Ике көн рәттән яңгыр явамы? (Рәттән ике көн булмый, арада төн бар)
5. Түтәлдә нинди ике нота үсә? (Фасоль - «фа» һәм «соль»)
6. Беренче иҗеге – хайван,
Икенче иҗеге – боерык фигыль,
Икесе бергә – кош исеме. (Сыерчык - «сыер» һәм «чык»)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев