Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Слайм ясыйбызмы?

Слайм – антисресс-уенчык. Ул пластилинга охшаган бик йомшак һәм сузыла торган масса. Аны тотарга, изәргә рәхәт.

Беренче слаймнарны инде 1976 елларда ук уйлап тапканнар. Төрле рецептлар буенча ясалаган слаймнар да төрле була. Кайсылары бик йомшак, кайсылары катырак, кайсылары бик нык сузыла, кайсылары күпереп тора торган була.

Бүген исә бик гади рецепт белән слайм ясап карыйк әле.  

Кирәк булачак:

шампунь яки сыек сабын – якынча бер аш кашыгы;

нинди дә булса буягыч, мәсәлән, акрил буяу – бер тамчы;

теләсе нинди крахмал – 2-3 аш кашыгы;

савыт һәм болгатыр өчен таякчык яки калак.

Эш тәртибе:

Савытка шампунь һәм буягыч салабыз. Яхшылап болгатабыз. Аннары крахмалның чираты. Аны әз-әзләп кенә салырга һәм бертуктаусыз болгатып торырга кирәк. Крахмал күбрәк салынса да, куркыныч түгел, тагын бераз шампунь өстәргә була. Слаймны савытка ябышмый башлаганчы яхшылап изәбез. Менә булды. Кулларыңны ю да слайм белән рәхәтләнеп уйна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев