Шигъри табышмаклар (Мансур Сафин)
Мансур Сафиннан шигъри табышмаклар.
Мамык-батыр армый-талмый
Күк йөзендә кыр игә, -
Адашыпмы? Саташыпмы? –
Күз яшкәйләрен түгә...
( тылоБ)
*****
Яфракларны иртүк лепердәтә,
Торбаларда кубыз уйната,
Җир-суларда йөгереп-уйнап туйгач,
Җирсуланып йокларга ята.
(лиҖ)
*****
Учлап-учлап утлы уклар чәчә
Җәйге күктә йөргән серле зат.
Дөбер-шатыр һава буйлап чаба
Аны куган – яңгыр яллы! – ат...
(үәркүк күК)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев