Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Рәсемне ясап бетер

Максат: балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау һәм баету; күзәтүчәнлекне, уйлап та­буга омтылышны, аң-фикерне үстерү.

Төркемдә балалар саны: 10—12 кеше.

Вакыт: 20—25 минут.

Җиһазлау: карандашлар, таратма материал, урындыклар.

 

Дәрес барышы

«Рәсемне ясап бетер» күнегүе (П. Торранс тестының кыскартылган варианты).

Әлеге күнегү 5—6 яшьлекләр һәм өлкәнрәк­ләр өчен тәкъдим ителә һәм балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә. Үтәү ва­кыты 10 минут.

Укытучы-психолог: «Балалар, сезгә гаҗәеп кызыклы бирем үтәргә кирәк. Ул сездән уйлау-фикерләүне, яңа идеяләр уйлап табуны таләп итә.  Сезнең алда — тәмамланмаган фигуралар. 

Шуларга сез яңа сызыклар өстәсәгез, яңа кызыклы предметлар яисә сюжетлы рәсемнәр килеп чыга. Моңа кадәр беркем дә ясамаган рәсемнәр яисә беркем уйлап тапмаган әйбер-предметлар ясагыз, һәр рәсемне төрлечә бае­тыгыз, кызыклы итегез һәм һәрберсенә исем уйлап табыгыз».

Балалар эшенә нәтиҗә ясаганда, мөстә­кыйльлеге, яңалыгы, оригиналь булуы, башка­ларга ошавы һ.  б. исәпкә алына.

«Бергә уйнавы рәхәт» китабыннан, Татарстан китап нәшрияты, 2017.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев