Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

«Поп-ит» - егерме беренче гасыр уенчыгы

Поп-ит балалар планшетына охшаган һәм аның кабарып торган шарлары бар. Балалар шул кабарып торган шарларга басып уйныйлар. Поп-ит уенчыгы стрессны булдырмый дигән фикер дә бар. Ә без балалар бакчасында поп-ит белән дидактик уеннар уйныйбыз.

Хәзер җәй көне күбрәк урамда, саф һавада булабыз. Җитез, өлгер, сәламәт булып үсү өчен төрле характердага уеннар уйныйбыз. Хәрәкәтле уеннар уйнаганда балалар физик яктан ныгыйлар, таза-сәламәт булып үсәләр.

Ә поп-ит белән дидактик уеннар уйнаганда,балаларны без уйланырга, фикерләрен тупларга, чыдамлы булырга өйрәтәбез. Шулай ук уен вакытында балаларның сөйләм теле дә үсә, сүз байлыгы арта.

Поп-ит белән безнең яраткан уеннар:

1.Төсләрне өйрәнәбез, ныгытабыз (Саныйбыз: 2 кызыл шарга һәм 1 сары шарга бас. Ничә була?)

2. Узыш оештырабыз, 2 бала белән. Кем тизрәк басып бетерә, шул җиңүче була. (1 поп-итта да уйнап була)

3. Бармак исемнәрен ныгытуны дәвам итәбез. (Баш бармак, имән бармак, урта бармак, атсыз бармак, чәнти бармак белән басабыз.)

4.”Эзләп тап” уены. Шарчыкның 2нче ягына берәр әйбер куябыз, кечкенә таш, мәсәлән. Бала шарчыкка басып, шул ташны эзли) һ.б.

Поп-ит - файдасыз уенчык түгел. Фантазияне эшләткәндә аның белән әллә нинди яхшы уеннар уйлап табарга мөмкин. Без уйный-уйный балаларның белемнәрен арттырабыз. Ата-аналарга да шуны теләп калабыз.


Дульфира Шарифуллина, Чаллы шәһәренең 22нче “Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ))))