Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Өйдә уйныйбыз

Урамда суык. Өйдә дә кызыклы шөгыльләр табып була бит. Әйдәгез бер уен уйнап алабызмы?

Татарстаныбызда -25тән -30 градуска кадәр суык. Урамда озаклап чана да, чаңгы да шуып булмый инде. Өйдә дә бик кызыклы һәм файдалы итеп вакыт уздырырга була. Без сезгә берничә кызыклы уен тәкъдим итәбез. 

*Әкәмәт

Карандаш һәм кәгазь кирәк. Бер уенчы җәнлек башы һәм муенын ясый да, муены гына күренерлек итеп кәгазьне бөкли.  Икенче уенчы гәүдә ясый да бөкли, өченче уенчыга тәпиләр ясыйсы кала. Соңыннан кәгазь битен турайтып карасаң, әкәмәт бер нәрсә килеп чыккан булачак.

*Төшермә!

Бу уен өчен бер шар кирәк. Аны кабартасың да өскә ыргытасың. Уенның максаты: шарны идәнгә төшермәскә. Кем озаграк. Уенны кызыгырак итәр өчен ятып та уйнап карасаң була, шарга куллар белән дә, аяклар белән дә бәреп җибәр. Менә сиңа фитнес. 

*Кем мин?

Бер уенчы кәгазьгә сүз яза. Икенчесе аны карамыйча гына ала да башкаларга күрсәтә. Ул "әйе, юк" җаваплары алырлык сораулар биреп үзенең кем икәнен белергә тиеш. 

*Тап һәм тот! 

Бер уенчы төс әйтә. Икенче уенчы тиз генә шул төстәге предметны табып аңа тотынырга тиеш. Төсне әйткән кеше билгеле бер санга кадәр саный. Уенчы җитешмәсә жәза бирелә. Аңа, мәсәлән, савыт юарга ? кушарга була, йә чәй куеп килергә. Йә булмаса, үзенә мыек ясасын. 

*Тиз ташбака

Ташбакага әйләнү бик җиңел. Моның өчен аркага мендәр бәйлисең дә дүрт тәпиләп чабасың. "Әй, бу бәләкәйләр өчен бит!"- дияргә ашыкма. Әйдә шулай итеп ярыш оештырып кара әле. Әтиең, әниеңнең ташбакага әверелеп чабып йөргәнен күрсәң, эчең катып көләчәксең!?

*Онытма!

Бер уенчы сүз уйлап әйтә, икенче кеше ул сүзне кабатлый да тагын берне әйтә. Өченче уенчы теге ике сүзне кабатлый да тагын бер сүз өсти. Уен шулай дәвам итә. Кем сүзләр тәртибен оныта шул җиңелә. Бу уен хәтерне ныгыту өчен нык әйбәт. 

Билгеле, классик уеннар да вакытны файдалы итәр өчен бик шәп булыр.

★Шахмат, шашка, домино 

★Пазл 

★Лото 

★Конструктор 

★Крокодил 

Бергәләп кызык кино карау, тәмле әйбер пешерү,  дискотека ясап биеп алу да кәефне күтәрә.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев