Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Ничә бармак?

Уйныйбыз да, өйрәнәбез дә.

Ничә бармак?

Уенның максаты: бармаклар эшчәнлеген ныгыту.

Уенны оештыручы бармакларын, йодрыкка җыеп, өстәл өстенә куя. Бала да шуны кабатлый. Оештыручы, кулын өскә күтәреп, бер бармагын күрсәтә (ике, өч, дүрт яисә биш бармак та күрсәтелергә мөмкин). Аннары бармакларын, йодрыкка җыеп, янә өстәлгә куя. Шул арада бала да шул ук бармакларын күрсәтеп өлгерергә тиеш.

Бер авазга бер хәрәкәт

Уенның максаты: игътибарлы булырга өйрәтү, тыңлап (ишетеп) кабул итү сәләтен үстерү.

Уенны оештыручы авазлар әйтә. Мәсәлән, [и] һәм [у] авазларын. Уенчылар, беренче авазны ишеткәч — колакларын, икенчесен ишеткәч, борыннарын тотарга тиеш. Аннары оештыручы нинди дә булса хикәя сөйли (шигырь сөйләргә яки җырларга да мөмкин). Уенчылар хикәяне игътибар белән тыңлыйлар һәм [и], [у] авазлары ишетелгән урыннарда янә колакларын яисә борыннарын тоталар. Ике мәртәбә ялгышкан уенчы уеннан чыга бара. Уен соңгы уенчыга кадәр дәвам итә.

Кызыклы хикәя

Уенның максаты: сөйләм телен үстерү.

Балалар түгәрәк ясап утыралар. Уенны оештыручы беренче уенчыга балалар китабы бирә. Ул китапның теләсә кайсы битен ача, күзләрен йомган килеш, теләсә кайсы сүзгә төртә һәм шул сүз белән җөмлә төзи. Аннары китапны икенче уенчыга бирә. Ул да, китапны ачып, йомык күз белән бер сүз таба һәм беренче уенчы төзегән җөмлә белән бәйләнешле яңа җөмлә төзи. Уен шулай дәвам итә. Шул рәвешле кызыклы хикәя төзелә. Уенчы җөмләне озак уйлап торса, аңа җәза бирелә.

«Хәзинә»

Уенның максаты: логик фикерләвне үстерү.

Кәгазь битенә бүлмәнең яки уен мәйданчыгының схематик картасы сызыла. Яшерелгән уенчык яки башка берәр төрле бүләкнең урыны картада тамга белән билгеләнә. Бала, шул картага карап, "хәзинә"не эзләп табарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев