Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр баганасы

***

***

Тугыз яшьлек Рамил белән әнисе кибеттән ике кап печенье сатып алалар.

— Һәрбер капта — алты печенье, — дип сөйләнә Рамил юлда. — Барысы бергә унике. Бездә өч бала. Бер балага дүрт печенье туры килә икән...
Ишектән кайтып керсәләр, абыйсы янына тагын өч иптәш малае килгән икән!

— Әни, — ди Рамил, аларны күргәч, — 12 саны алтыга бүленә, дип кенә әйтмә, яме!

***

— Бабай, синең кечкенә чагың булдымы ул?

— Әйе, улым.

— И, көлгәннәрдер инде синең пеләшеңнән, име!

***

Укытучы:

— Ирек, синеңчә, иң әйбәт мәктәп нинди була?

— Бикле!

***

Фәрит мәктәпкә соңарып килгән.

— Нәрсә булды, нигә соңардың? — дип сораган аннан укытучы.

— Миңа кораллы җинаятьче һөҗүм итте.

— И, Ходаем, нәрсә эшләде инде ул?

— Өй эшемне талап алды!

***

Ике балык сөйләшә икән:

— Туйдырды мине бу пычрак буада яшәү, — дигән берсе.

– Ә син кармакка кап һәм шундук каймакка эләгерсең! — дип киңәш биргән икенчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев