Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Могҗиза көткәндә

Без сезгә бүген тәкъдим итәсе уеннар гади түгел... тылсымлы!

Яңа ел... Бик ашыктырып көтеп алабыз да, үтеп киткәнен сизми дә калабыз инде без. Кызыклар, маҗаралар да җитеп бетмәгән кебек тоела. Бәйрәм көннәре дә бик тиз үткән кебек.

Бу Яңа ел һәм каникуллар озаграк дәвам итсен һәм безнең хәтерләргә күңелле истәлекләр, тылсымлы хис-тойгылар белән кереп калсын өчен нишләргә икән соң? Шул турыда сөйләшәбез.

ТЫЛСЫМЛЫ УЕННАР

Яңа елны каршы алганда, йә булмаса каникулларда дуслар, туганнар, гаилә белән уеннар уйнарга мөмкин! Без сезгә бүген тәкъдим итәсе уеннар гади түгел... тылсымлы! Алар кәефне дә күтәрә, араларны да якынайта. Киттекме? 
 

1. «Иҗади конкурс»
Башлык эченә кыш һәм Яңа ел белән бәйле сүзләр язылган кәгазь кисәкләре салыгыз. Мисал өчен: кар, Кыш бабай, чыршы, буран, бүләк... Һәр катнашучы үзенә эләккән сүз кергән берәр җыр җырлап күрсәтергә тиеш.

 

2. «Кем күбрәк?»
Бер минут эчендә алдан әзерләп куелган киемнәрне булдыра алган кадәр күбрәген кияргә кирәк. Кем күбрәк кияргә өлгерә, шул җиңә.

 

3. «Битлек»
Уенчыга битлек кидертәләр. Тик ул анда нәрсә сурәтләнгәнен күрмәскә тиеш. Ул калганнарга төрле сораулар биреп кенә нинди битлек кигәнен белә ала. Аның сорауларына «әйе», «юк» дип кенә җавап бирергә ярый. Дөрес әйтсә, битлекне аңа бүләк итәргә була.


4. «Кем артык?»
Идәнгә 6 кар бөртеген түгәрәк буенча тезеп куялар. 7 катнашучы алар тирәли музыкага әйләнеп йөри. Җыр туктауга, катнашучылар үзләренә бер кар бөртеге ала, кемгә җитми кала, ул уеннан чыгарыла. Әлеге конкурс бер генә катнашучы калганчы дәвам итә.


5. «Чорныйбызмы?»
Озын бауның бер башына бүләк, ә икенче башына карандаш бәйләргә кирәк була. Катнашучылар бауны карандашка чорный, кемнең бүләге үзе янына тизрәк килеп җитә, шул җиңә, бүләге үзенә була.

 

6. «Кем җитезрәк?»
Әлеге уен өлгерлеккә. Һәр катнашучының ике стаканы була: берсе – буш, икенчесе – су белән тулы. Кем бал кашыгы белән тулы стакандагы суны бушына тизрәк күчереп бетерә, шул җиңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев