Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сүзлек запасын үстерү өчен уеннар

Уен төрләрен гел алыштырып тору мәслихәт

Балалар бакчаларнда балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыруны уеннар аша гына үстереп була. Нәниләргә төрле уеннар аша татар телен өйрәтүгә безнең бик тә җитди игътибар итү кирәк. Телне өйрәткәндә балаларның сүзлек запасы булырга тиеш.

Баланы күбрәк предметны белдергән сүзләргә – кешеләр, хайваннар, үсемлекләр, гомумән балага яхшы таныш булган әйберләргә юнәлтергә. Күз алдыбызда торган әйберләрнең исемнәрен үз телебездә әйтергә өйрәтик. Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләргә сораулар куеп, аңа гади генә җавап кайтарырга күнектерик. Мәсәлән, түбәндәге уеннарны уйнатырга мөмкин.

“Сүзләр эзлик” уены.

Әйдәгез әле, без сезнең белән тирә-юньнән сүзләр эзлик. Балалар озак көттермәс: урындыклар, өстәлләр, курчаклар, машиналар һ.б. Аннары сүзләрне өстәлдән, шкафтан, идәннән, киштәдән, кәрзиннән, букчадан эзлисе.

“Ул нәрсә дип атала” уены.

Уенның максаты. Балаларның йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү. Логик фикер йөртергә өйрәтү. Уен барышы. Әмир, үзең яраткан бер йорт хайванын сайла. Сайладыңмы? Бик яхшы. Мин сиңа сораулар бирәм, син җавап кайтар. Башка балалар шул җаваплардан син сайлаган йорт хайванының исемен белсеннәр.

Кечкенәме ул, зурмы? Куркакмы, я батырмы? Ул нәрсәләр ярата? Кич белән ул кая кайта? Кайда яши? Нәрсәдән ул бик курка? Аның нәрсәләре бар? Ул безгә нәрсә бирә? Ничек итеп кычкыра? Ул нәрсә дип атала? Кем аны әйтә ала? Балалар, шушы сорауларга җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәтәләр.

“Әйтеп бетер...” уены.

Песинең йоны бар, ә кошның ... (каурые), очкыч оча, ә көймә ... (йөзә), үрдәк бакылдый, ә карга ... (каркылдый), төлкенең өне бар, ә этнең ... (оясы), кыш көне кар ява, ә җәй көне ... (яңыр), алма агачта үсә, ә кишер ... (җирдә), җир кара була, ә кар ... (ак), куак тәбәнәк, ә агач ... (биек), урындык каты, ә мендәр ... (йомшак), агачның яфрагы була, ә китапның ... (бите), тычкан кечкенә, ә песи ... (зур), җәй көне җылы була, ә кыш көне ... (салкын).

“Уйлаганны тап” уены.

Тәрбияче яки әти-әни бер сүз уйлавы турында әйтә. Ә балалар төрле сораулар биреп, аның нинди сүз булуын ачыклыйлар. Мәсәлән, уйланылган сүз – груша. Балалар бирә торган сораулар: Ул җирдә үсәме? (Юк). Ул җимешме? (Әйе). Аны пешерәләрме? (Юк). Аны ашыйлармы? (Әйе). Ул озынчамы? (Әйе). Ул җимешме? (Әйе). Бала: “Алма”, -ди. Бу уен балаларны фикерләргә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтә.,

Гүзәлия Гыймадиева, Чаллы шәһәре, 54 нче “Очкын” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев