Көмеш кыңгырау

Минем имидж (тест)

Имидж – үсмерләр өчен бик мөһим. Ул киенү генә түгел, үз-үзеңне тотышың, киенү рәвешең дә. Әгәр дә син имиджыңны үзгәртү турында уйланасың икән, менә бу сорауларга җавап биреп кара әле.

Бәлки син ашыгасыңдыр?!

Бу тест беренче карашка бик гади кебек, ләкин ул 100 процент «эшли».

Һәрбер сорауга «әйе», «юк» дип җавап бирергә генә кирәк.

1. Мин үз-үземә ышанам.

2. Әңгәмәдәшемнең күзенә карап сөйләшәм. 

3. Юмор хисем шәп дип уйлыйм.

4. Мин кешеләргә карата яхшы мөгәмәләдә.

5. Тышкы кыяфәтемне матур дип уйлыйм.

6. Сөйләшү вакытында мин әңгәмәдәшемне бүлдермичә игътибар белән тыңлыйм.

7. Мин үземне хөрмәт итәм.

8. Үземне һәрвакыт ягымлы дип әйтә алам. (Яки күп очракта)

9. Аяк киемем һәрвакыт чиста

10. Минем физик сәламәтлегем һәм үсешем нормада дип саныйм

11. Үзара файдалы бәхәсләр яратам.

12. Еш елмаям.

13. Әгәр дә хаклы булмасам, хаталарымны тиз таныйм.

14. Тискәре эмоцияләремне йөгәнли алам.

15. Кешеләргә комплиментлар ясарга яратам.

16. Хәзер кигән киемем бигрәк тәнгә рәхәт.

17. Гардеробымны яратам.

18. Кирәк булса үземне яклап сүз әйтәм. (Сүзләр эзләп «кесә»гә кермим)

19. Чәчләрем һәрвакыт чиста.

 20. Хәзер кигән киемемнең төсе бик ошый.

21. Көзгегә карагач, үземне күргәч, ирексездән елмаеп куям. (Сокланып)

22. Дөрес тукланам дип уйлыйм.

23. Сөйләмем яхшы.

Нәтиҗә:

1) Барлык сорауларга да «әйе», яки 5 сорауга гына «юк»җавабы туры килсә, син имидҗыңны дөрес сайлагансың. Ул сиңа тулысынча туры килә.

2) Сорауларга «юк» 5тән күбрәк икән, бу уйланырга сигнал. Син әле имиджыңны тапмагансың. Барысы да алда.  Үз имиджыңны формалаштырганда, син төрле стиль һәм юнәлешләрдән файдалана аласың. Иң мөһиме – тәҗрибә ясаудан курыкма! Чөнки оста имиджмейкер барлык кагыйдәләрне яттан белеп, аларны үтәүче генә түгел, яңа калыплар, яңа модельләр уйлап табучы да.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: