Мәзәкләр
Ә мин кошлар телендә сөйләшә беләм...
* * *
Кызлар сөйләшә:
– Ләйлә, син диетада түгелмени?
– Әйе, диетада.
– Әле яңа гына ике баллы прәннек ашап куйдың ич!
– Әйе шул, ә чынлыкта дүртне ашыйсы килгән иде.
* * *
Табибта.
– Үскәнем, ач авызыңны һәм «А-а!» дип әйт әле.
– Ә кайсын әйтергә: юл хәрефенме, баш хәрефнеме?
* * *
Паркта. Күгәрченнәр янында.
– Ә мин кошлар телендә сөйләшә беләм.
– Булмас. Сөйләшеп күрсәт әле.
«Кошшш!!!» диюгә күгәрченнәр очып ки-
тә.
– Күрдеңме?
* * *
– Әбием, нишләп синең күзләрең шундый зур?
– Сине яхшырак күрү өчен...
– Әби, ә колакларың нишләп шундый зур?
– Сине яхшырак ишетү өчен...
– Ә борының нишләп шулай зур?
– Без – филләрнең борыны шундый инде, бәләкәчем…
* * *
Урамда. Әни:
– Нишләп син бу куртканы киеп йөрисеңдер. Бөтен кешедә шундый куртка, инкубатор чебиләре сыман.
Кибеттә. Әни:
– Менә бу куртка ничек сиңа? Ничек инде ул ошамый? Кара, бөтен кеше шундый куртка кигән, ә сиңа нинди кирәктер?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев