Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

– Эсседән булышырлык берәр нәрсәгез бардыр бит? – Әнә ватык термометр калды...

Кибеттә.
– Сездә кондиционерлар бармы?
– Юк, алып бетерделәр.
– Суыткычлар?
– Юк, алып бетерделәр.
– Бу эсседән булышырлык берәр нәрсәгез бардыр бит?
– Әнә ватык термометр калды, ул һәрвакыт +20 градус күрсәтә. Алыгыз, бәлки, мораль яктан булышыр...
*
Әнисе Әминәгә:
— Мин синең яшьтә алдаша белми идем! – дип ачулана.
— Ә ничә яшьтә өйрәндең соң? – дип кызыксына Әминә
*
Әнисе кухняга килеп керә дә: 
– Улым, – дип кычкырып җибәрә. – Мин бит сиңа сөтне карарга кушкан идем! 
– Ә мин нәрсә эшлим? – дип җавап бирә малае. – 10 тулып 10 минут үткәч, кайнап чыгып түгелде.
*
Кәрим 6 яшенә кадәр сөйләшмәгән. Ә көннәрдән бер көнне чәй эчеп утырганда сорап куйган: 
– Ә нигә чәй баллы түгел? 
– Ә син нигә моңа кадәр сөйләшмәдең соң? – дип шаккатып сораган әнисе. 
– Моңа кадәр баллы иде бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев