Мәзәкләр
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Бер бай кеше алтын балык эләктергән дә:

– Ай, бигрәк ябык син, алтын балык, кире диңгезгә җибәрәм сине, – дигән.

– Ә өч теләк? – дип телгә килгән шунда балык.

– Ярар, әйт әйдә, үтим, – дигән бай. 

 

Кечкенә Кәрим, бик борчылып:

– Әни, безнең әбинең хәтере бөтенләй начарланган бугай, – ди.

– Ник алай уйлыйсың, улым?

– Соң аларга килгән саен, мине танымый бит. «Ай, кем килгән безгә?!» дип каршы ала ич.

 

 


Нет комментариев