Мәзәкләр
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

— Самат, син нишләп аягыңа резин итекләр киясең?

— Самат, син нишләп аягыңа резин итекләр киясең? Урамда бит күлләвекләр дә юк, пычрак та түгел. 
— Ә мин аларны эзләп табачакмын!


Йомры икмәк мунчадан чыгып килә икән, үзе зарлана, ди:
— Ай тишек хәтер! Башны юарга онытканмын бит.


Самат бабасыннан сорый икән:
— Бабай, миңа 100 сум акча бир әле.
— Нәрсә дисең, улым? Ай, колагым ишетми.
— 200 сум акча бирмәссеңме икән?
— Нигә? Әле генә 100 сум сораган идең бит.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев