Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Әз-мәз мәзәк.

— Балалар, ни булды сезгә, нишләп уйнамыйсыз? Нишләп болай күңелсез утырасыз?
— Без уйныйбыз, апа. 
— Нинди уен уйныйсыз?
— Өлкәннәр булып уйныйбыз.


Укытучы: 
— Балалар, кайсыгыз бер үк вакытта булган кызык хәлләргә мисал китерә ала?
Кәрим:
— Мәсәлән, әти белән әнинең туйлары бер үк көнне булган.


— Кыямов, синең туган көнең кайчан?
— 11нче февральдә?
— Кайсы елда?
— Һәр елны.


— Мөршидә Харисовна, минемчә, алгебраның тормышта бөтенләй кирәге юк.
— Ялгышасың, Вәлиев. Син алгебраның кирәклеген 35 яшьләреңдә аңлаячаксың, балаларыңа дәрес хәзерләткәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев