Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Мәзәкләр

Укытучы сорый: – Кеше акыллыракмы, әллә хайванмы?

Укытучы сорый:
— Кеше акыллыракмы, әллә хайванмы?
Әмир җавап бирә:
— Әлбәттә, хайван.
— Ни өчен?
— Чөнки мин этемә эндәшкәч, ул мине аңлый, әмерләрне үти. Ә ул миңа өргәндә, мин бернәрсә дә аңламыйм.


Математика дәресендә:
— Әмир, йөздән берне алгач, нәрсә кала?
— Ике ноль кала, апа.


— Әни, минем яхшы яңалыгым бар.
— Улым, әллә алгебрадан «5»ле алдыңмы?
— Әни, мин бит «яхшы яңалык» дидем, «могҗиза» димәдем...


Бер укытучы паркта ял итеп йөри икән. Шунда эскәмиядә моңсуланып утыручы бер укучысын күреп алган да:
— Галимов, ни булды сиңа, нишләп бер дә кәефең юк? — дип сораган.
— Утырыгыз әле яныма, Мөршидә Харисовна.
Укытучы килеп утырган.
— Аңлыйсызмы, Мөршидә Харисовна, эскәмия буялган һәм ул кибеп җитмәгән икән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев