Мәзәкләр
Илназ, син үскәч кем буласың?
— Илназ, син үскәч кем буласың?
— Галим-орнитолог булам.
— Кошларны өйрәнүчемени?
— Әйе, попугай белән күгәрченне кушасым килә.
— Нигә?
— Әгәр күгәрчен адашса, өенә юлны сорап таба алсын өчен.
***
18 яше тулгач, бала нәрсә тели, кайда тели, кайчан тели, шуны эшли ала. Әниче рөхсәт итсә...
***
— Игезәк дусларым бар дисең, фотоларын күрсәт әле.
— Менә кара.
— Монда берсе генә бит.
— Берәве дә бик җиткән, икенчесе нәкъ шуңа охшаган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев