Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Кызык-мызык табышмаклар

Башны эшләтеп алыйк.

Икәү
Урам буйлап ике кеше бара. Шуларның берсе — икенче кешенең малаеның әтисе. Бу ничек була?

Кайчан шулай?
Нинди очракта «2» санына карап, «ун» дип әйтәбез?

Носкилар
Шкафта 15 кара носки һәм 20 ак носки ята. Караңгыда яки күзне йомып ике бертөсле носки алып булсын өчен кимендә ничә носки алырга кирәк? 

Кемнең сурәте?
Берәү дустына рәссам ясаган портретны күрсәтеп әйтә икән: «Минем абыем да, апам да юк. Ә бу кешенең әтисе минем әтинең улы булган». Сорау: сурәттә кем ясалган була?

Ничек чыгарга?
Әти кеше ике улы белән сәяхәткә чыгып киткән. Аларга көймә белән елга аша чыгарга кирәк булган. Көймә йә ике малайны, йә әтисен генә күтәрерлек булган. Сорау: сәяхәтчеләргә елга аша ничек чыгарга?


Табышмакларга җаваплар:
1. Малайның әтисе белән әнисе. 2. Сәгатькә карап, 10 минут үтүе турында. 3. Барысы өч носки. Монда бары тик дүрт вариант булырга мөмкин: а) барысы да ак; б) барысы да кара; в) икесе ак, берсе кара; г) берсе ак, икесе кара. Һәр вариантта да бер пар бертөсле носки булачак. 4. Сурәттә сорау биргән кешенең улы ясалган. 5. Башта ике ул чыгып китә. Берсе кала, ә икенчесе кире әтисе янына чыга. Әтисе, көймәгә үзе генә утырып, елга аша чыга. Әтисе төшкәч, шул яктагы малай кире бу якка чыгып, икенче туганын алып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев