«Квадратлар» күнегүе
Игътибарлылыкны арттырабыз.
«Квадратлар» күнегүе.
Максат: балаларның игътибарын тиешле эш-гамәлгә юнәлтергә өйрәтү; хәтерне ныгыту; фикерләүне үстерү.
Төркемдә балалар саны: 10—12 кеше.
Вакыт: 20—25 минут.
Әлеге күнегүне үтәү өчен, бер үк төрле ике рәсем кирәк (а, б).
Беренче рәсемдә (а) 8 квадрат эчендә билгеле бер тәртиптә нокталар куелган. Балалар 15 секунд дәвамында игътибар белән карыйлар һәм нокталарның кайсы шакмакларда булуын хәтердә калдыралар.
Укытучы сигналы буенча, шундый ук нокталарны буш (б) квадратларга куярга тиешләр. Эзлеклелек саннар белән күрсәтелгән була (1, 2, 3,4 ...).
«Бергә уйнавы рәхәт» китабыннан, Татарстан китап нәшрияты, 2017.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев