Көлке көлә килә...
Әнисе улы Кәримне җырлап йоклата икән. – Әни, син әле җырлап бетерәсеңме, мин йоклар идем, – ди шунда Кәрим.
* * *
– Менә сиңа ун кәнфит, яртысын энекәшеңә бир.
– Ярар, өчне бирермен.
– Саный белмисеңме әллә, яртысын дим бит.
– Мин саный беләм, ә менә энекәш юк.
* * *
Ике малай сөйләшә:
– Син үскәч кем буласың?
– Табиб.
– Вәт юләр, табибка бит көнгә ничә мәртәбә кул юарга кирәк.
* * *
– Камил, син нишләп уйнарга чыкмыйсың?
– Чыгалмыйм шул, әтием бик усал кеше. Ул минем өй эшләрен эшләгәндә, мин гел аның янында булырга тиеш.
* * *
Эт: «Һау-һау!»
Песи: «Мияу-мияу!»
Блогер: «Миннән еш кына сорап язалар...»
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев