Көлке көлә килә...
Бер ай руль артында утырмаган идем, бөтенесе юксынган... Юлда барысы кычкыра, кул болгыйлар. Сагынганнар!..
* * *
Иртәнге як. Автобуста. Эче тулы кеше.
– Ә сез киләсе тукталышта төшәсезме?
– Әйе.
– Ә сезнең алдагы кешеләр төшәме?
– Төшәләр.
– Ә сез алардан сорадыгызмы?
– Сорадым.
– Нәрсә дип җавап бирделәр?
– …
* * *
Урамда.
– Нәрсә инде бу? Ике сәгать басып торам, ник бер трамвай килсен!
– Сез монда трамвай көтәсезмени? Монда бит аның рельслары да күренми ич.
– Ай Аллам! Әле рельслары да салынмаганмыни?! Болай булгач, мин кайчан өйгә кайтып җитәм инде?
* * *
– Бер ай руль артында утырмаган идем, бөтенесе юксынган... Юлда барысы кычкыра, кул болгыйлар. Сагынганнар!.. – дип уйлыйм.
* * *
Арыслан барлык хайваннарны аланга җыеп боерган:
– Үзен матур санаганнар – бер адым алга, ә акыллы санаганнар – бер адым артка күчеп басыгыз.
Барысы да кыймылдый башлаганнар, бары тик маймыл гына селкенмичә басып тора, ди:
– Ә миңа нишләргә, икегә аерыла алмыйм бит инде.
* * *
– Улым, мәктәптә хәлләр ничек, нинди уңышлар синең?
– Нуу, уңышлар дип инде... Иң мөһиме сәламәтлек бит.
Рәсем Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев