Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Көлке көлә килә...

Мәктәпләрдә шаулап-гөрләп Белем бәйрәмнәре узды. Яңа уку елы башланды. Уңышлы ел булсын ул! Яңа үрләр, уңышлар, яхшы билгеләр генә алып килсен, берүк! Мәктәп тормышыннан беничә мәзәк тәкъдим итәбез.

Бер малай мәктәптән өенә кайтып керә:

– Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!

– Нишләп?

– Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр!

***

Мәктәптә укучылар иң тизе нәрсә икәне турында сөйләшәләр. Алсу:
- Иң тизе - сүз, әйттең кире кайтарып алалмыйсың.
Алмаз:
- Иң тизе - яктылык, утны кабыздың һәм шундук якты.

Азат:
- Белмим, минем беркөнне эчем китте: мин ни сүз әйтергә, ни ут кабызырга өлгермәдем.

***

Автомәктәптә имтихан бара:
- Двигатель ничек эшли?
- Үз сүзләрем белән мөмкинме?
- Әлбәттә!
- Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев