Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Хәкимҗан Халиковтан шигъри табышмаклар

Хәкимҗан Халиковтан шигъри табышмаклар.

Мин яшелчә булып калам,

Кай яктан укысаң да.

Уңдырышлы җирне сайла,

Яз көне утыртканда.

***

Төсе аксыл, үзе каты
Һәм тутыкмый тиз генә.

Әгәр күчсә хәрефләре,
Төшә күрмә үзенә.

***

Сәгать ничә?

Кушкан иде абыем

Миңа сәгать карарга,

Бары табышмак белән

Җавап бирдем аңарга.

 

Әйттем аңа тәүлекнең 

Тик чиреге калганын.

Ә шуннан соң вакытны

Ничек белә алган ул?

 

Син дә моңа җавапны

Тиз табарсың, минемчә.

Тик шулай да әйт әле,

Сәгать ничә синеңчә?

***

Дару өчен җыялар

Бу агачның бөресен.

Бер хәрефен үзгәртсәң,

Билең буып йөрерсең.

***
Мин нинди сан уйладым?

Серле бер сан уйладым,

Йә, тыңлагыз барчагыз:

Әгәр дә сез ул саннан

Уникене алсагыз,

Һәм шуннан соң

калдыкны

Өч өлешкә бүлсәгез,

Өч калачак нибары.

Серемне дә белсәгез,

Санны бик тиз табарсыз.

Бәлки, уйлап карарсыз?

***

Бер иҗеге йорт хайваны,

Икенчесе аны куа.

Ә икесен бергә кушсаң,

Һәр җиде көн саен туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев