Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Кечкенә балалар өчен тәрбияви уеннар

Әлеге дидактик уеннар кечкенәләр белән уйнала һәм аларны төсләрне өйрәнүдә, сөйләм телен һәм вак моториканы үстерүдә кулланып була.

«Чәчәкләр аланында»

Бурычлар: төсләрне белдерә торган сыйфатлар хисабына балаларның сөйләмен баету, төсләрне тану һәм атау осталыгын үстерү.

Сүзлек: чәчәк, кояш, көлә, күтәрелә.

 Уен барышы.

Тәрбияче (кояшны күрсәтеп): Бүген безнең кунагыбыз бар. Нәрсә ул? (Кояш). Кояшкайның туган көне. Ул сезгә елмаеп, көлеп тора. Кояшкай сезнең белән уйнап алырга тели. (Балалар белән «Кояшкай» дигән җырлы-биюле уен уйныйлар).

Кояш көлә, кояш көлә.(Чүгәләп утыралар).

Ул югары күтәрелә. (Кулларын өскә күтәреп торалар).

Кояш көлә , без биибез,

Бик күңелле яшибез. (Тыпырдыйлар).

– Кояш тирә-юньне җылыта да аланда чәчәкләр үсеп чыга. (Тәрбияче өстәлгә кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләр тарата). Нинди генә төстәгеләре юк?! Бу нинди төстәге чәчәк? (5-6 баладан сорый). Әйдәгез, аларны үз төсенә туры килгән тартмага салыйк та Кояшкайга бүләк итик. Кызыл тартмага кызыл чәчәкләрне салырбыз. (Сары, зәңгәрләрен дә шул тәртиптә урнаштыралар. Төсенә туры китереп чәчәкләрне тиешле тартмага салалар).

Без бүләк иткән чәчәкләр белән Кояшкай җир өстен бизәрмен, диде.


 

«Курчакны киендер».

Бурычлар: һава торышына карап киенә белергә өйрәтү, киенү эзлеклеген ныгыту, ярдәмләшү теләге уяту, сөйләм телен үстерү.

Сүзлек эше: киябез, бәйлибез, каптырабыз.

Уен барышы.

Бүген урамда бик салкын. Карагыз әле, курчагыбыз Айсылуның урамга чыгасы килгән. Аның өстендә юка күлмәк кенә. Курчакны җылы итеп киендерергә кирәк. Искә төшерик әле, урамга нәрсәләр киеп чыгабыз? (Шапка, пәлтә, җылы чалбар, итек). Айсылуның да җылы киемнәре бар. Аларны карап чыгыйк әле. (Балалар исемнәрен әйтәләр). Хәзер Айсылуны киендерик. Җылы чалбар кидерәбез. Пәлтә төймәләрен каптырабыз. Шапкасын кидерәбез, бәйлибез. Шарфын да онытмыйбыз. Безнең курчагыбыз урамга чыгарга әзер. Аны салкын куркытмый.


 

«Муенса җыю»

Бурычлар: төсләрне аерырга өйрәтү, сөйләм телен үстерү, ярдәмчеллек тәрбияләү.

Уен барышы.

Карагыз әле, курчагыбыз Алсу елап утыра. Нәрсә булды икән аңа?

Алсу муенса тагарга ярата икән, ә муенсасының төймәләре таралган. Әйдәгез, төймәләрен бауга тезәргә булышыйк әле. (Төймәләрне төсләргә аерып, бауга тезәләр).

Алсу шулкадәр шатланды. Без дә булдырдык, курчагыбызга булыштык.

Ләйсән Бәдертдинова, Азнакай шәһәре, «Айсылу» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев