Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

К һәм т хәрефләренә тизәйткечләр

Тизәйткечләр өйрәнү – күңел ачуның яхшы ысулы булып тора икән.

Тизәйткечләр тиз арада безнең «телне шомартырга» ярдәм итә, дикцияне яхшырта. Алар безгә сөйләм дефектларыннан котылырга, авазларны һәм сүзләрне ачык әйтергә өйрәнергә булыша. Шулай ук тизәйткечләр өйрәнү – күңел ачуның яхшы ысулы булып тора икән.

Сезнең игътибарыгызга к һәм т хәрефләренә тизәйткечләр тәкъдим итәбез:

Капкага капка каршы,

Капкага капка капма-каршы.


Кулда тукмак,

Алыйк кер тукмап:

Тукта, тукта, тукмама,

Тукма, тукма, туктама!

Туктап тукмап булмый ул,

Тукмап тукмак тынмый ул.


Карамалының кара малаена чана карамаларга биргән идем, карамалады микән шул кара малай, карамаламады микән ул кара малай.

Карамаласа карап кайт, карамаламаса карганганына, карганмаганына карамыйча алып кайт. Ул карамаламаса, үзем карамалармын.


Торма тора тырмада,
Торна төште тырмага.
Торма, торна, тырмада.
Торна, торма тырнама.
Тукта, тотыйм тырманы,
Торна туктап тормады.
Тотып торам тырманы,
Торна тишкән торманы.
Тук, так, тук, так.
Тукмап, тукмап талса тукмак,
Тора туктап, гайрәт туплап.
Туктап, туктап туйса тукмак,
Тагын тукмат тук, так, тук, так.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев