Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

«Җил кемгә исә?»

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уйнар өчен уен.

«Җил кемгә исә?» уены.

Балалар түгәрәк буенча урындыкларга уты­ралар. Бер урындык җитми.

Алып баручы мон­дый җөмләне әйтә: «Җил иртән ботка ашаган балаларга исә» яисә «Җил өендә йорт хайваны булган балаларга исә» һ. б.

Әлеге фикерләр туры килгән балалар җил уңаена икенче урын­дыкка күчеп утыра, әмма алып баручы буш урынга утырырга омтыла. Буш урынга утырыр­га өлгермәгән бала алып баручы вазифасын башкара. Әлеге уенда серле сүз дә бар, ул — «давыл».

Әлеге сүз яңгырауга, барлык бала­лар да урындыкларыннан тора һәм урыннарын алышына.

«Бергә уйнавы рәхәт» китабыннан, Татарстан китап нәшрияты, 2017.

Менә монда тагын бер уен бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев