Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Ике дус

Үзең нинди - көзгең шундый.

Ике дус
Вагонда ике кеше баралар икән. Бара торгач, болар дуслашканнар. Аларның картрагы күзлек киеп гәзит укый икән. Яшьрәге:
-   Минем   күзлегем   өйдә   онытылып   калган,   зинһар күзлегеңне биреп торсана, - дигән.
Тегесе күзлеген биргән. Шуннан соң яшьрәге:
-   Гәзитәңне   дә   бир   инде,   барыбер   күзлексез   укый алмыйсың, - дигән.



Кем убыр
Бер кеше беркөн дусты белән утырып хөрмә ашадылар. Өй хуҗасы үзе ашаган хөрмә төшләрен акрынлап кунак алдына куя барды. Ашап бетергәннән соң хуҗа кунакка әйтте:
-  Әмма убыр икәнсең, никадәр хөрмә ашагансың. Кара әле, алдыңда никадәр хөрмә төше бар.
Кунак әйтте:
-   Син   миннән  дә  убыр  икәнсең,   хөрмәләрне  төшләре белән ашагансың, синең алдыңда һичбер хөрмә төше юк,  -диде.



Нигә егылалар
Ат өстендә баручы бер кеше егылып төшкән. Икенче берәү аңа әйткән:
-   Ай-яй,  җиргә  ничек  каты  килеп  төштең.   Шулкадәр егылырга ярыймыни? - дигән.
Егылучы әйткән:
-   Ничек  егылмыйсың,   аттан  ычкынып   киткәннән  соң җир белән күк арасында асылынып торырга кушасыңмыни?



Артларына ут капкан
Янә шулай ике ялкау булган. Алар икесе дә эшләмәгәннәр. Көне буе саламда йоклап ятканнар. Бервакыт боларның яткан саламнары яна башлаган.
Берсе кычкырган:
-  Янам, коткарыгыз! - дигән. Икенчесе иптәшенә үпкәләп:
-  Шунда минем өчен дә кычкырсаң ни була инде? - дигән.



Яңа чынаяклар
Бер хатын:
-  Чынаякларыбыз искереп бетте, яңаларын алып кайт! -дип   ирен   йөдәтеп   бетерде,   ди.   Ире   хатыны   юк   чагында чынаякларны көл белән бик әйбәтләп ышкып юганнан соң матурлап тезеп куйды, ди. Хатыны кайткач, чынаякларны күреп исе китте, ди.
-  Ай рәхмәт төшкере, сүземне тыңлагансың бит, нинди матур чынаяклар алгансың! - дип әйтте ди.



"Җитез" хатын
Бик күп сөйләшергә яратучы бер хатын, ашына кәбестә салган да, иренә:
-   Карале,   карткаем,   мин   бер   генә   минутка  күршегә кереп чыгыйм, син ашны карый тор инде, ярты сәгать үткән саен бер болгатып куярсың! - дигән.


"Бала бишеге - гомер ишеге" китабыннан, Яр Чаллы, "Идел-йорт" нәшрияты, 2000 ел
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев