Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Иң тизе - нәрсә?

«Ял бүлмәсе» сәхифәсендә - мәзәкләр.

Мәктәптә укучылар иң тизе нәрсә икәне турында сөйләшәләр.

Алсу:
- Иң тизе сүз, әйттең кире кайтарып алалмыйсың.
Алмаз:
- Иң тизе яктылык, утны кабыздың һәм шундук якты.
Азат:
- Белмим, минем беркөнне эчем китте: мин ни сүз әйтергә, ни ут кабызырга өлгермәдем...

***

 

- “Ай донт ноу” ничек тәрҗемә ителә?
- Мин белмим...
- Син дә белмисең икән! Кемнән генә сорамадым - берсе дә белми...

***

 

Старшина яшь солдатларга җирнең тарту көчен аңлата.
- Әгәр ташны өскә ыргыткач ул кире җиргә төшсә, димәк аңа җирнең тарту көче тәэсир итә.
- Ә суга төшсә? - дип сорый бер яшь солдат.
- Анысы безгә кагылмый. Анысын флотта өйрәнәләр.

***

 

Вәлиләргә чакырылмаган кунаклар килеп керә. Бер сәгать үтә, ике сәгать – боларның китәргә исләрендә дә юк. Аптырагач Вәли хатынына эндәшә:

– Хатын, кая, китер әле теге даруны…

– Нинди дару? – дип кызыксына кунакларның берсе, Вәли өчен борчылган сымак кыланып.

– Әй, исегез китмәсен! Йокларга ятарга ун минут кала эчә торган дару.

***

 

Чикерткә – филгә:
– Фил, син бигрәк зур һәм котсыз инде, әйеме? Ә менә мин кечкенә булсам да бик матур.
Фил, бер адым алга атлап:
– Идең...

***

 

– Карале, синең нибары 3 сыерың бар, ә үзең көн саен иртән 3 әр центнер сөт тапшырасың.
– Моның сере бик гади.
– Ягъни?
– Мин иртә белән сыерлар янына кергәч бер генә җөмлә әйтәм: “Нишлибез: сөт тапшырабызмы, әллә итме?” – дим.

***

Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы:
– Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем?
– Кем?
– Укытучы.
– Каян белдең?
– Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде.

***

 

Урыс теле дәресе: 
- Рустам, телефон звОнит или звонИт?
- Белмим, апа, у меня шалтырата.

***

 

Улым, имтиханыңныны ничәлегә бирдең?
- Икелегә, әти.
- Егет икәнсең!
- Ник?
- Авылда да эшләргә кеше кирәк.

***

 

Укытучы – Вәлигә:
– Синең бу билгеләреңне күргәч, атаңның чәчләре агарачак бит!
– Агармаячак!
– Нишләп?
– Чөнки аның башы пеләш!

***

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәзәкләр