Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Эстафета

Балаларның сөйләм телен үстерү, бармаклар эшчәнлеген, аяк, кул мускулларын ныгыту өчен уеннар.

Эстафета

Уенның максаты: баланың аяк, кул мускулларын ныгыту.

Уен мәйданчыгының чикләре билгеләп куела. Балалар ике төркемгә бүленәләр, һәр төркемнән берәр уенчы, төрле биремнәр үти-үти, уен мәйданчыгының бер башыннан икенче башына барып җитәргә һәм, кире килеп, эстафетаны икенче төркемдәшенә тапшырырга тиеш. Биремнәрне тизрәк үтәгән төркем җиңүче була.

Биремнәр: 1) капчык киеп йөгерү; 2) кыршау аша сикерә-сикерә йөгерү; 3) йөгереп килеп, чиләк эченә туп ыргыту; 4) сикергечтә сикерә-сикерә йөгерү.

Кап та коп

Уенның максаты: баланың сөйләм телен үстерү.

Балалар түгәрәк ясап утыралар, һәр уенчы бер кулының баш барма­гын өскә күтәрә, ә калган бармакларын йодрыкка җыя. Балалар, бер-берсенең баш бармакларын тотып, йодрыкларын йодрык өстенә куялар да кулларын бер күтәрәләр, бер төшерәләр. Шул ук вакытта түбәндәге такмакны бергәләп әйтәләр:

Без, без, без идек,                                Коега төштек, су эчтек;

Без унике кыз идек;                             Бер тактага тезелдек,

Базга төштек, бал ашадык,                   Таң атканчы, юк булдык;

Келәткә кердек, май ашадык;               Кап та коп, кара, Якуб,

Өйгә мендек, өйрә эчтек,                      Авызыңны яп та йом!

Барысы да авызларын йомалар. Бер-берсен көлдерү өчен, күзләре яисә йөзләре белән төрле ымнар ясыйлар. Уенчылар арасыннан берәрсе көлеп җибәрсә, калган уенчылар аннан: «Кемнең өй түбәсенә төштең?» — дип сорыйлар. Ул кайсы да булса бер уенчының исемен атый. Исеме аталган уенчы көлгән баланың кулына яисә маңгаена үз гаиләсендәге кешеләр са-нынча чиертеп ала. Алга таба уен яңадан башлана.

Шаян таякчыклар

Уенның максаты: баланың бармаклар эшчәнлеген ныгыту.

Өстәлгә таякчыклар һәм тартма куела. Бала ике кулының да бер үк бармаклары белән (ике имән бармак, ике урта бармак һ. б.) таякчыкны, өстәлдән алып, тартмага сала. Таякчыкларны тартмага салганда, бала тиз­әйткечләр дә әйтә ала. Мәсәлән:

Мич башында биш мәче, Биш мәченең биш башы. Биш мәченең биш башына Ишелмәсен мич ташы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев