Бу уеннарны бәлки беләсездер дә. Искә төшереп алыйк әле.
«Көлке мичкәсе»
Дусларыгызның берсе нинди дә булса сүз уйлый. Икенче берәү сорау бирә. Сорауга уйлаган сүз белән җавап бирергә кирәк.
Мәсәлән:
– Син чанада таудан төшеп киләсең. Кинәт каршыңда зур гына нарат күреп алдың. Бөтен кеше ишетерлек итеп нәрсә дип кычкырачаксың?
– Помидор!
«Көлмәскә!»
Берегез авызына су каба, икенчегез аны төрлечә көлдерергә тырыша: мәзәкләр сөйли, маймыллана. Кем озаграк көлми тора – шул җиңүче!
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев