Шалкан, кыяр, помидор, Укроп, суган, кузгалак... Ни генә юк бакчада, Чишик әле табышмак.
Минем өчен аннан да
Тәмле әйбер юк җәен.
Авылга кайтсам, әби
Сыйлый мине ел саен. (Җиләк)?
.
Бакчага юлым төшсә,
Авыз итми узалмыйм.
Энәләрдән шүрләсәм дә,
Сыйланмыйча түзалмыйм.(Крыжовник)
.
Кызылсары төстә ул,
Файдалы диләр аны.
Кирәкле витаминга
Баета диләр канны. (Кишер)
.
Берәү, ике, өч, дүт, биш...
Чиләгем бик тиз тула.
Озакламый өстәлдә
Кара кайнатма була. (Карлыган)
.
Тозласаң да тәмле ул,
Бу килеш тә ашала.
Өстендәге күлмәге
Катлы-катлы ясала. (Кәбестә)
Гөлшат Атнагулова.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев