Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Әби битен юмаган... (такмаза)

Ишеткәнегез бардыр инде "фольклор" сүзен. Халык телендә сөйләнеп, җырланып йөри торган әсәрләрне фольклор әсәрләре диләр.

Ә ул әсәрләрне халыктан җыючы һәм өйрәнүчеләрне  "фольклорчылар" дип атыйлар. Сезгә фольклорчы Рәшит Ягъфәров җыйган такмазаны тәкъдим итәбез.

Әби битен юмаган...
— Әптчи, чумадан,

Әби битен юмаган.

Әби битен юар иде,

Комганда су булмаган.

Комганда су булыр иде,

Кызы суга бармаган.

Кызы суга барыр иде,

Көянтәсе булмаган.

Көянтәсе булыр иде,

Әтисе ясамаган.

Әтисе ясар иде дә,

Агачлары булмаган.

Агачлары булыр иде,

Лесник агач бирмәгән.

Лесник агач бирер иде,

Акчалары булмаган.

Шуның өчен әбекәй

Битен юмый башлаган.

 


"Алтын кашык" китабыннан, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1996 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: такмазалар