Реклама
(арифметик табышмак)
Без ничәү?
Әтием бар,
Әнием бар,
ике апам.
Әниемнең
Әниесен дә
Бик яратам.
Ә без, аның
Оныклары,
Өчәү инде.
Шулай булгач,
Без барыбыз
Ничәү инде? (6 кеше)
"Бала бишеге - гомер ишеге" китабыннан, Яр Чаллы, "Идел-йорт" нәшрияты, 2000 ел
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз