Табышмаклар.
Бер тамчы да өрми ул,
Койма буйлап үрли ул.
Эт түгел, тешләп ала,
Күзләрне яшьләп ала.
(Кычыткан)
Җәй көнендә ял итә,
Кышын көн буе чаба.
Балаларның дусты ул,
Аның исеме — ... .
(Чана)
* * *
Үзе жираф кебек ул,
Муенын як-якка бора.
Тик азык эзләп йөрми,
һаман бер җирдә тора.
(Кран)
* # *
Бүре күрсә, төлке күрсә,
Куркуга калыштыра.
Кыш җитүгә, кигән тунын
Ак төскә алыштыра.
(Куян)
* * *
Яшел төсен югалтмый ул,
Кайсы гына чакта кара!
Кышын, якын җибәрмичә,
Энәләре саклап тора!
(Чыршы)
Рифмалы табышмаклар
Табынга утыра, мичтән төшеп,
Сырлы түбәләенең түбәсе тишек.
(бәлеш)
Яңгыр килсә — табактай,
Кояш чыкса — таяктай.
(Зонтик)
* * *
Кояш кебек ялтырый,
Эчендә су калтырый.
(Самавыр яки чәйнек)
* * *
Симез генә ак тана,
Мөгезем бар, дип мактана.
(Чәйнек)
* * *
Үзе килә — эзе юк,
Борыны бар — йөзе юк.
(Көймә)
Үзе йөри — атламый,
Симерүдән туктамый.
(Орчык белән җеп эрләү)
* * #
Җаны бар — каны юк,
Уникедән артык саны юк.
(Сәгать)
* # *
Кырда йөри — аты юк,
Төтене бар — уты юк.
(Томан)
***
Очрады зур оя:
Аласың, аласың,
Алган саен зурая.
(Чокыр)
Нет комментариев