Әйтелешләре бер, ә мәгънәләре төрле булган сүзләрне - омонимнарны шигырь аша аңлатыгыз.
ТИЕН
Оныгымның өстәлендә
Тиен-копилка тора.
Кызчыгым аның эченә
Тиен акча тутыра.
Машина сатып алам, дип,
Тиенләп акча җыя.
Тиеннең шул эче бик зур —
Аңа күп акча сыя.
АЛМА
Алма, диләр, өзмә, диләр,
Пешмәгән алмаларны.
Тәрәз төбендә — кояшта
Мин пешерәм аларны.
ТАРТМА, БИК
Тартма, дисәләр,
Тартасы килә.
Миннән ачкычын
Яшерә нигә?
Апамның "серле
Тартма"сы биктә,
Ачып карыйсы
Килә шул бик тә.
БАШМАК
Әтием әйтә:
— Башмак кайтмаган.
Танып була, ди,
Аны тамгадан.
Уң як колагы
Уелып кискән.
Эзләп табарбыз,
Уянгач иртән.
— Югалмаган бит,
Башмагым кайткан:
Өстәл астында
Ул качып яткан.
Башмакны алып,
Аякка кидем.
— Әти, нигә син
Көләсең? — дидем.
МАЙ
Бу бәйрәм көнен
Күптән мин көтәм.
Нәнәем коймак
Пешергән иртән.
Май белән сылап,
Өстәлгә куя.
Майлы булганга
Тамак тиз туя.
Кулымда минем —
Чәчәк бәйләме.
Шундый күңелле
Май — яз бәйрәме!
АЛ
Минем туган көнемә,
Әни, дидем, курчак ал.
Чәче сары, күзе зәңгәр,
Ә күлмәге булсын ал.
ТАБА
Безнең таба бик уңган,
Көн дә бер ризык таба.
Коймак, тәбикмәк, бәлеш
Әни пешереп ала.
ТАЙ
Мине яратып,
Уйный шаян тай.
Әниең тиргәр:
Моннан тизрәк тай.
АЙ
Ай бит урак кебек иде,
Ник түгәрәк булган ай?
Ай башында, ди әбием,
Шундый була тулган ай.
Рәсимә Ильясова.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев