Раушания Сафинадан табышмаклар.
Тышы, әйтерсең уттан,
Ә, эче талты суттан,
Әфлисунга ул туган,
Табын түренә узган,
Яңа ел җырын сузган,
Бүлмәгә һуш ис тулган!
***
Кардан бары өч түмгәк,
Башында иске чүлмәк,
Борыны — кызыл кишер,
Күзләре кара күмер,
Елмаюлар тарата,
Салкын кышны ярата.
***
Туктатырга юк чара,
Йөгерми, шуып бара,
Эзләр түгел, артыннан -
Ике буй ярылып кала...
****
Төнлә тәрәзләр бизи,
Беркем дә аны күрми,
Иртәне — бәскә төрә,
Һавага салкын өрә!
Ярдәмчеләре бик уңган
Кар, суык, җилле буран,
Көз соңында Җир өстенә
Яба ул ап- ак юрган.
(кыш)
*****
Тик торып арып беткән,
Өч фасыл ул ял иткән.
Көзге гөлләр туңып сулгач,
Салкын җилләр бераз тузгач,
Җиргә карлар явып узгач,
Ул тау шуарга киткән...
(чана)
Раушания Сафина.
Нет комментариев