Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Балалар коллективында танышырга, дуслашырга һәм бердәмлек сыйфаты булдырырга ярдәм итә торган күнегүләр

Күнегүләрнең максаты: балалар белән танышу; төркемдә дустанә, җылы мохит урнаштыру; чит урынга, яңа кешеләргә бәйле рәвештә туа торган уңай­сызлыкны, эмоциональ кыенлыкны киметү.

Төркемдә балалар саны: 10—12 кеше.

Вакыт: 20—25 минут.

Җиһазлау: урындыклар, туп.

Дәрес барышы

«Исәнме, бу — Мин» күнегүе.

Балалар түгәрәк ясап утыра. Танышу бер-бер артлы бара. Беренче бала үзе турында сөйли: «Минем исемем Марат, мин туңдырма яратам. Безнең этебез бар». Икенче бала дәвам итә: «Минем исемем Кәрим, мин дә туңдырма яра­там. Мин әле футбол уйнарга да яратам» һ. б. Шулай итеп, һәрбер бала үзе турында сөйләп чыга. Уен барышында баланың үзенә генә хас булган берәр билгене, кызыксынган уен төрен әйтүенә ирешергә кирәк. Әлеге уен балаларга үзара танышырга, бер-берсе турында күбрәк белергә, дуслашырга ярдәм итә. Уртак уен яисә спорт төрләре аларны тагын да якынайта.

Балалардагы оялчанлыкны, эмоциональ кие­ренкелекне киметү максатында, туптан файда­ланырга була. Бала, сөйләгән вакытта, кулын­да тупны тотып тора, аннары тупны иптәшенә бирә. Бу «сөйләүченең» алышынуын да аңлата.

«Кар катламы» күнегүе.

Әлеге уен төркемдәге балаларның исемнәрен хәтердә калдырырга ярдәм итә. Балалар түгә­рәкләнеп утыра. Беренче бала исемен әйтә, икенче бала беренчесенең исемен һәм үз исемен әйтә, өченче бала беренче һәм икенче баланың исемен, аннары үз исемен әйтә. Нәтиҗәдә, уен­да катнашучы соңгы бала төркемдәге барлык балаларның исемен һәм үз исемен әйтә.

«Алышынулар» күнегүе.

Хәрәкәтле уен буларак, уңай мохит һәм бер­дәмлек халәте тудырырга ярдәм итә. Балалар түгәрәк ясап баса. Укытучы, аннары аерым балалар әйтә: «Кемнәр иртән ботка ашаган, шулар алышына», яисә «Кемнәрнең йорт хай­ваннары бар, шулар алышына», яисә «Кемнәр велосипедта йөрергә ярата, шулар алышына» һ. б. Әлеге раслау үзенә туры килгән балалар урыннары белән алмашына.

«Саубуллашу» күнегүе.

Әлеге күнегү дуслашырга һәм бердәмлек сыйфаты булдырырга ярдәм итә. Балалар түгә­рәкләнеп басалар, бер-бер артлы үз исемнәрен әйтәләр һәм, бер-берсенә кулларын сузып, уч төпләрен тидерәләр. Барысының да уч төбе (куллары) бергә тоташкач, хор белән кабатлый­лар: «Сау булыгыз, бу — Без!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев