Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Балачак уеннары: "Күмәк язу"

Яңгырлы җәйге көндә урамга чыгарга мөмкинлек булмыйча өйдә утырганда уйнарга була бу уенны.

Уйнаучылар әүвәл башта бер нәрсә хакында язарга тема билгелиләр. Әйтик, җәй хакында, музыка, театр, урман, кием, китапның файдасы, уку һ.б. хакында. Беренче кеше шул хакта бер җөмлә язып кәгазьне бөгә дә икенче кешегә бирә. Димәк, кәгазь беренче җөмлә язылган җирдән бөгелгән булгач, икенче кеше әүвәлге кешенең ни язганын күрә алмый. Икенче кеше дә билгеләнгән тема турында бер җөмлә язып кәгазьне бөгә дә өченче кешегә бирә, ул да язып, үз язганын бөгеп, дүртенчегә, ул тагын шулай бишенчегә, алтынчыга бирә. Шулай итеп кәгазь языла-языла бөтен кешене әйләнеп чыккач, берәү аны башыннан ачып кычкырып укый.
Укыганда бик кызык һәм көлке була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев