Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Азалия Камаловадан мастер-класс: йөзек ясыйбыз!

Азалия Камаловадан мастер-класс Һәр кеше җәйге каникулларын үзенчә үткәрә. Кем авылда торырга кайта, кем дуслары белән урамга чыга, кемдер ял итәргә чит илгә оча.

Минем бу җәем болай үтә: торам, ашыйм, җыештырам һәм урамга чыгып китәм. Урамнан кайткач ашыйм да, бисердан йөзекләр ясарга утырам. Бу елда бисердан ясалган йөзекләр модада, шуңа минем сезгә мастер-класс үткәрәсе килә.

Бу йөзек матур да, ясарга җайлы да.
Безгә кирәк булачак: леска, кайчы һәм бисер.
1. Лесканы кисеп алабыз һәм ул лескага өч бисер кертәбез.
2. Лесканың уртасына шул өч бисерны төшерәбез.
3. Дүртенче бисерны лесканың башына кертәбез һәм лесканың икенче башын да бисерга кертәбез.
4. Кушу тамгасына охшаган форма килеп чыга.
5. Ике леска башына берәр бисер кертәбез

6. Өченче бисерны беренче леска башына кертәбез һәм лесканың икенче башын да бисерга кертәбез.
7. Шулай итеп безнең бармакка ярашлы итеп ясыйбыз.
8. Тәмамлар өчен без тагын лескаларның башларына берәр бисер тыгабыз.
9. Шуннан соң без йөзекнең иң баштагы бисерына лесканың бер башын һәм икенче башын кертәбез.
10. Берничә кат лесканы бәйлибез.
Йөзек әзер)

Азалия Камалова, Чаллы шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев