Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Аз-маз мәзәк

Мәзәкәләр.

Әтиләре:
–    Йә, балалар,  әниегезгә ничек булыштыгыз бүген?
Малай:
–    Мин савыт-саба сөртергә булыштым!
Кыз:
–    Мин идәннән кыйпылчыкларны җыеп тордым...

***

– Әби, си­нең теш­лә­рең бар­мы?

– И ба­ла­ка­ем, юк шул, бер те­шем дә юк.

– Алай­са ми­нем пә­рә­мәч­не то­тып тор әле, яме.

  •  

Урам­да ике ма­лай су­гы­ша.

Узып ба­ру­чы:

– Ма­лай­лар, шу­лай ярый­мы­ни? Сез бит дус­лар.

– Без дус­лар тү­гел, без ту­ган­нар!

  •  

Бакчадан кайтып килүче Фәрит озаклап-тәмләп кәнфит кәгазен чишә.

– Фәрит, яртысын миңа бирмисеңме? – дип сорый аны алырга килгән апасы.

– Юк, – дип тыныч кына җавап бирә Фәрит.

– Нигә?

– Чөнки мин саран!

– Саран булу әйбәт мени соң ул?

– Менә бит әле, бер дә начар түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев