Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Ә син мәктәпкә әзерме? (тест)

Тиздән «мәктәпкә әзерлек» дигән квест башлана. Шушы тест ярдәмендә үзеңне тикшереп кара.

1.Кичә ничәдә йокларга яттың?
а. 22.00
б. 23.00
в. бик соң
2. Укырга нинди рюкзак белән барасың?
а. узган елгы
б. яңаны алдык 
в. белмим әле.
3. Сыйныфташларыңны сагындыңмы?
а. әйе
б. кайсы-берсен
в. юк
4. Формаң кыскармаганмы?
а. яңаны алдык
б. әйбәт әле.
В. белмим
5.Каникулда ничек ял иттең?
а. шәп
б. тагын бер җәй кирәк
в. уртача

а — 3 балл
б — 2 балл
в — 1 бал
0-5 балл
Әйдә инде үзеңне кулга ал. Тиздән беренче сентябрь бит. Режимга керергә вакыт. Канцтоварларыңны барла, формаңны карап куй. Шуларга күз төшергәч, бәлки мәктәпкә әзерләнергә стимул барлыкка килер.
6-10балл
Сине әзер дисәң дә була, тик шулай да ял җитмәгән бугай әле. Каникул бетәргә ике атналап вакыт бар, аны бушка уздырма. Афишадан кара әле, нинди кызыклы чаралар бар икән?
11-15 балл
Син «Яңа уку елы» дигән квестны башларга 100 процент әзер. Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев