Ә минем колготки апаныкы!
Әз-мәз мәзәк.
Бакчада балалар сөйләшә:
– Минем күзләрем әнинеке! – ди Гөлназ.
– Ә миндә әтием характеры! – дип мактана Алмаз.
– Минем елмаюымны әбинекенә охшаган, диләр, – ди Алия.
– Ә минем борыным бабайныкы, – ди Булат.
Әминә дә югалып калмый:
— Ә минем колготки апаныкы!
Самат дәрескә соңга кала. Укытучы сорый:
– Нәрсә булды, нишләп соңга калдың?
– Миңа бер бандит һөҗүм итте...
– Ай Аллам! Нишләтте ул сине?
– Өй эшемне талап алды...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев