Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу көннәрендә 14 участокта хәрәкәт чикләнә

Вакытлыча ябылган урамнарда җәмәгать транспорты һәм махсус пропускы булган машиналар гына йөри алачак.

 Казанда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын ачу һәм ябу көннәрендә 14 юл участогында шәхси автомобильләр өчен хәрәкәт туктатылып торачак.

Чикләүләр берничә этапта гамәлдә булачак: 21-22 августта 16-23 сәгатьләрдә, 23 августта 16.00 сәгатьтән алып 27 августка төнге сәгать 1.00гә кадәр, шулай ук 27 августта 16.00 сәгатьтән алып 28 августка төнгә сәгать 1.00гә кадәр. Бу вакытларда ябылган участокларда махсус пропускы булган машиналарга һәм ашыгыч хезмәтләр транспортына гына йөрергә рөхсәт ителә.

Әлеге чикләүләр Сибгат Хәким урамына кагылачак – Фатыйх Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәр участокта ике юнәлештә дә. Чистай урамы шулай ук Сибгат Хәким урамыннан Академик Арбузов урамына таба Хөсәен Ямашев проспектына төшә торган юлга кадәрге участокта һәм Гаврилов урамы ягыннан Чистай урамының 75нче йортына кадәр хәрәкәт иткәндә ике юнәлештә дә ябык булачак. Монан тыш Чистай урамына чыгу Чистай урамының 85нче һәм 79нчы йортлары тирәсендә квартал эчендәге юллардан ябык булачак.

10-30 августта шәхси автомобильләр өчен 3нче транспорт дамбасының әйләнеп уза торган күпереннән Хөсәен Ямашев проспекты буйлап әйләнеп уза торган күпергә керә һәм чыга торган участокта ике юнәлештә дә хәрәкәт ябыла. Чикләүләр исемлегендә “Казан Арена” стадионы тирәсен әйләнеп уза торган юл һәм ике юнәлештә дә 3нче транспорт дамбасы астындагы борылыш элмәге күрсәтелгән. Бу участокларда хәрәкәт иртәнге сәгать 6дан кичке 10га кадәр тыелган.

Моннан тыш чемпионат чорында төрле вакытта Җиңү проспектының дублер юлына кергәндә, Җиңү проспектыннан Оренбург трактына таба төшкәндә, «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәге каршындагы парковка территориясендә, Пушкин урамының Карл Маркс урамыннан Зур Кызыл урамга кадәр өлешендә ике юнәлештә дә юллар ябык булачак. Чикләүләр «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәге каршындагы парковка территориясенә дә кагылачак.

Чемпионат уздырылган көннәрдә Меңьеллык мәйданының Үзәк стадион ягындагы парковка территориясенә һәм «Казан» Халыкара ат-спорт комплексы янындагы территориядә дә хәрәкәт чикләнә.

Фото: Т.Волкова рәсеме

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/16/191711/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills

2
X