Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

"Урман атналыгы-2019" акциясендә Татарстанда 1,5 млн агач үсентесе утыртылачак

Казан читендә ул Биектау районы Сосновка һәм Күлсәет торак пунктлары янында һәм Питрәч районының Иске Шигали авылы янында узачак.

5-12 октябрьдә Татарстанда "Урман атналыгы-2019" табигатьне саклау акциясе узачак. Аның кысаларында 300 гектар мәйданда 1,5 млн агач үсентесе утыртылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Агач утырту 5 октябрь көнне оештырылачак. Чыршы-наратлар гына түгел, имән, каен кебек яфраклы агачлар да утыртылачак.

“Акциядә агач утырту, урман фонды территориясен чистарту, ял урыннарын төзәтү, җыештыру, федераль һәм республика билгеләнешендәге юллар кырыенда өстәмә аншлаг һәм баннерлар кую, урман үсентеләре орлыкларын җыю күздә тотыла. Шулай ук, бу көннәрдә мәктәпләрдә экология дәресләре үткәреләчәк”, - диде Равил Кузюров.

Казан читендә акцияне өч мәйданда оештыру ниятләнә. Биектау районы Сосновка һәм Күлсәет торак пунктлары янында һәм Питрәч районының Иске Шигали авылы янында. Барлыгы 20 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

Үсентеләрнең күпме өлеше тамырланып үсеп китүе, ә күпмесе һәлак булуына килгәндә, министр әйтүенчә, ябык тамыр системасы белән үсентеләрнең үсеп китүе 96-97 процентка җитәргә мөмкин. Кайбер культуралар 80-85 проценттан ким түгел. Үлгән үсентеләр яңалары белән алмаштырыла.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/10/193284/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев