Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнес өчен салым каникуллары кертергә тәкъдим итте

Министрлыкның кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен салым каникуллары кертү турындагы тәкъдимен ТР Президенты да хуплады.

Татарстан Икътисад министрлыгы республикада кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен салым каникуллары кертергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Дәүләт Советында узган 2019-2021 елларга исәпләнгән республика бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында шул хакта хәбәр итте.

ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен салым каникуллары кертү турындагы инициатива белән чыкты. «Федераль законнар бизнес ачу өчен салым каникуллары билгеләү мөмкинлеген бирә, моннан күп кенә субъектлар файдаланды. Бәлки, һичьюгы өстенлекле юнәлешләр буенча каникуллар кертергә кирәктер», - диде депутат.

Фәрит Габделганиев министрлык тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары «миграциясе»нә анализ ясалуын искәртте. «Анализ күрсәткәнчә, без эшкуарларның бер өлешен югалтабыз, алар күрше төбәкләргә күчеп китә. Бу Татарстанда кайбер патентлар буенча бәяләрнең югары булуы белән бәйле. Икенчедән, салым каникуллары кертү. Алар кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен генә тәкъдим ителә. Кайбер субъектлар бу каникулларны кабул итмәде. Алар кыска вакытлы – әлеге программа 2020 елга кадәр генә исәпләнгән», - дип искәртте ул.

Министр фикеренчә, шәхси эшкуарлыкны алга таба үстерү салым каникулларын тәэмин итәргә тиеш. «Әлеге мәсьәләне республика Президенты да хуплады. Без шундый инициатива белән чыктык. Ул гамәлгә ашар дип өметләнәм», - диде Фәрит Габделганиев.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173096/

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бизнес салым

2
X