Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе “Бердәм Россия” праймеризында катнашачак

Татарстанда алдан тавыш бирү көне 26 майда узачак.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирү көнендә катнашырга планлаштыра. Кандидатның документлары партиянең төбәкара башкарма комитетында бүген теркәлгән.

“Күп еллар "Бердәм Россия” партиясенең төбәкара бүлеге сәркатибе буларак, мин алдан сайлауларда катнашмыйча, читтә кала алмадым. Бу илдәге сәяси партиянең кызыклы эш ысулы. Ул дебатлар белән алдан тавыш бирүләр, сайлаучылар белән очрашулар оештыра”, - диде Мөхәммәтшин документларны тапшырганнан соң.

Аның сүзләренчә, “Бердәм Россия” праймеризы – сәясәтчеләргә үзләрен күрсәтү, үз тәкъдимнәрен сайлаучыларга җиткерү мөмкинлеге. “Шәхсән үзем, бу мәйданчыкны тәҗрибәле сәясәтчеләр өчен дә, башлап килүче сәясәтчеләр өчен дә зур мәктәп дип саныйм. Алар куелган сорауларга җавап эзләүдә кызыксынып катнаша, җәмгыятьтә булган төрле проблемаларны чишү юлларын эзли һәм таба”, - дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.

Алдан тавыш бирү көнендә, 26 майда, Татарстанда 460 исәпләү участогы эшләячәк. Праймериз нәтиҗәләре буенча, “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Республикасының Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/29/185450/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев