Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда «Таврида – АРТ» фестивале филиалын ясарга җыеналар

Быел фестиваль 20-26 августта Кырым территориясендә узды.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы республика җитәкчелегенә  «Таврида – АРТ» фестиваленең филиалын оештыру тәкъдиме белән чыгачак. Бу хакта ведомство башлыгы Дамир Фәттахов сөйләде.

«Мондый арт-киңлек креатив индустрияләрне үстерү өчен тирәлек булдырырга ярдәм итәчәк. Идея кызыклы һәм яшьләр өчен кирәкле, шуңа күрә республика җитәкчелегенә формат һәм мәйданчыклар буенча тәкъдимнәр белән чыгарга кирәк, ә федераль дәрәҗәдә ярдәм бу процессларны тизләтәчәк», – дип аңлатты министр.

Дамир Фәттахов шулай ук Татарстан делегациясенең «Таврида – АРТ» иҗат берләшмәләре фестивалендә иң күп санлыларның берсе булуын да өстәде. Аның фикеренчә, биредә бик зур иҗади потенциалга ия балалар катнашкан.

«Креатив индустрияләрне үстерү - яшьләр өчен кирәкле юнәлешләрнең берсе. Алар яңа креатив идеяләр уйлап табу, уникаль атмосфера тудыру мөмкинлегенә ия», - ди Татарстан яшьләр эшләре министры.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Таврида – АРТ» иҗат берлекләре фестивалендә Татарстаннан катнашучылар 6 млн сумнан артык грант алган. Фестиваль Кырымда 20-26 август көннәрендә узды. Анда Россиянең 85 төбәгеннән 4,5 меңнән артык яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе катнашты.

 Фото: minmol.tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/27/192352/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев