Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативына грантны 70 миллионга кадәр арттырырга җыеналар

​​​​​​​Быел авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасы буенча 35 миллион сум грантка дәгъва кылырга мөмкин булган.

Быел авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасы буенча 35 миллион сум грантка дәгъва кылырга мөмкин булган.

Киләсе елда Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасы буенча грантлар суммасы 35 миллионнан 70 миллионга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде.

Авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм итүне көчәйтү планы турында грант алучыларга сертификатлар тапшыру тантанасында республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

“Киләчәк бердәм кооперативлар кулында. Кеше бер юнәлештә эшләргә һәм җитештергән продукциясен стату турында кайгырмаска тиеш. Кооперативлар сезне берләштерсен. Киләсе елга бу юнәлешне һичшиксез көчәйтәчәкбез”, - диде министр фермерларга.

Министр урынбасары Ришат Хәбипов әйткәнчә, быел авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасы буенча 35 миллион сумлык грантка дәгъва кылырга мөмкин булган.

“Кооператив 70 миллионга кадәр дәгъва кыла ала. Ләкин гариза бирүчеләр күп булу сәбәпле, быел без сумманы 35 миллионга кадәр генә билгеләдек. Кооперативларның авыл җирлегендә оешуын һәм аларга шәхси акчаның 40 процентын кертүне һәркемдә булдыра алмаганын исәпкә алдык. Шуңа күрә чикләүләр бар. Ягъни, 70 миллион грантка тагын 40 процент кирәк – бу 28 миллион сум шәхси акча дигән сүз. Ләкин куәтлерәк җиһазлар куярга ышандырган яңа оешкан кооперативлар бар. Без бер кооперативка бирелә торган грантлар суммасын арттырга уйлыйбыз”, - диде Ришат Хәбипов.

ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьне куллану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының 3 октябрьдә узган утырышында авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерергә кирәклеге турында комитет рәисе Таһир Һадиев әйткән иде.

“Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясенең шактый өлеше республикадан читтә эшкәртелә. Бу - без кулдан ычкындырган табыш. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын һәм агропаркларны үстерү актуаль бурыч”, - диде Таһир Һадиев.

2015 елдан алып республикада федераль үзәк катнашында “Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү” максатчан программасы тормышка ашырыла.

Республикада продукция әзерләү, эшкәртү һәм сату буенча барлыгы 193 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы оештырылган. Авылларда хуҗалыкның кече формаларына кредит бирү мәсьәләләрен чишү өчен, 14 авыл хуҗалыгы кредит кооперативлары теркәлгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/04/172788/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев