Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан халкы 2019 елда Сәламәтлек саклау министрлыгына бурычлар куйды

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үсеше юнәлешләре өчен тавыш бирүдә 6 меңнән артык кеше катнашты.

Татарстан халкы 2019 елда Сәламәтлек саклау министрлыгы бурычларын һәм үсеш юнәлешләрен билгеләде.

“Татарстан халкы өчен беренче урында балалар поликлиникалары тәэмин ителеше , яңартылышы һәм медицина җиһазларын, шул исәптән УЗИ аппаратларын куллану мөмкинлеге тора.

Икенче урында кадрлар дефицитын бетерү карала. Өченче урында онкология авырулары белән көрәш: авыруны алдан ачыклау һәм үлем очракларын киметү тора”, — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Баштан Сәламәтлек саклау министрлыгы экспертлары һәм иҗтимагый совет әгъзалары үз фикерләрен тәкъдим итте, аннан дәүләт хезмәтләре порталында халык тәкъдимнәре старт алды. Тавыш бирүдә 6300 кеше катнашты.

Күпчелек татарстанлылар тавыш биргән тәкъдимнәрне Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы иҗтимагый советы каравына чыгардылар.

Озакламый Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бурычлары һәм үсеш юнәлешләренең тулы исемлеге министрлык сайтында басылып чыгачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/28/176031/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев